10нчы майдан 13нче майга кадәр Марий Эл Республикасында Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Марий Эл Республикаларының мәгариф хезмәткәрләре арасында «ТАТЧУМАРА» XLVII Республикаара туристик слеты булды.
«ТАТЧУМАРА» белем бирү учреждениеләре арасында туристик-өлкәне өйрәнү эшчәнлеген популярлаштыру һәм киңрәк җәелдерү, өч республика арасында тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелә.
Берничә көн дәвамында укытучылар табигать кочагында палаткаларда яшәп, шәхси һәм командалар арасында үткәрелә торган спорт ярышларында, җәяүлеләр өчен һәм велосипедта үткәрелгән туризм бәйгеләрендә, туристик поход күнекмәләренә ия булу дәрәҗәсен ачыклау бәйгеләрендә катнаша.
Казанның Мәскәү районындагы “Балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты” командасы инде һч ел рәттән «ТАТЧУМАРА» призына ия булды. Турслетта барысы 20 команда катнашты. Татарстаннан Казанның Мәскәү, Яңа Савин районнарыннан, Бөгелмә, Алексеевск муниципаль районнарыннан “Балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты” командалары, Арчаның “Укучылар сарае”, Казандагы 94нче гимназия командалары катнашты.