18нче майда К. Тинчурин исемендәге театр бинасында «Театр - All Inclusive» дип исемләнгән сәламәтлеге чикләнгән балаларның театр студияләре фестиваленең гала-фестивале һәм бүләкләү тантанасы узачак. Фестивальне «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды оештырды. Тамашага килгән кеше фестивальнең ярымфиналистлары – Татарстан Республикасының 8 иң яхшы инклюзив театр студиясенең чыгышын караячак. Керү ирекле. Чара азагында жюри әгъзалары иң яхшыларны билгеләп үтәчәк.
Проектның төп максаты – сәламәтлеге чикләнгән балаларны театр эшчәнлегенә җәлеп итеп, аларга иҗади сәләтләрен үстерү аша сәламәтләнергә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.