Казанда республика һәм бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов мәктәп укучыларын олимпиадаларда актив катнашырга чакырды.
“Олимпиада – ул сезнең тормышта тоткан урыныгыз, ул, һичшиксез, сезгә алга таба чагыштыргысыз яхшы өстенлекләр булдырырга ярдәм итәчәк. Олимпиадаларда актив катнашыгыз, чөнки алар һичшиксез сезнең белемегезне киңәйтергә һәм тирәнәйтергә ярдәм итәчәк,” – диде Рәфис Борһанов.