Казанда XV Республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары уза

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

24нче майда ел саен славян язуы һәм мәдәнияте көне киң билгеләнеп үтелә. Әлеге бәйрәм күренекле мәгърифәтчеләр, кириллица әлифбасын булдырган изге Кирилл һәм Мефодийга багышлана. Чаралар циклын 17нче майда «2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыла торган XV Республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары ача.

Укуларда катнашучылар мәдәниятләр һәм диалог үзәге оештырган «Әдәби Казан» экскурсиясен караячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International