Рәфис Борһанов ата-аналарның республикакүләм интернет-җыелышын үткәрде

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Сәламәтлеге чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзенчәлекләренә багышланган ата-аналарның VI Республика интернет-җыелышы узды. Ул “Игътибар! Үзенчәлекле бала!” дип исемләнгән иде.

Интернет-җыелышта катнашучы экспертлар төрле нозологияле (ишетү, күрү сәләте, хәрәкәтләнүе чикле,  сөйләмендә кимчелекләр, аустик спектрда үзгәрешләр булган) балаларга белем һәм тәрбия бирү үзенчәлекләре турында сөйләделәр, сәламәтлеге чикле булган балаларның ата-аналары, укытучылары, тәрбиячеләре, дефектологлар, психологлар һәм алар белән эшләүче башка белгечләрнең үзара хезмәттәшлек итү юллары хакында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International