18нче майдан 21нче майга кадәр Арчада «Хезмәткә һәм Ватанны сакларга әзер» дип исемләнгән Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында ГТО нормаларына нигезләнгән күпкырлы көрәш буенча финал ярышлары узачак.
Ярышларда 75 һөнәри белем бирү оешмаларыннан килгән 450 студент катнашачак.
Ярышларның ачылу тантанасы 19нчы майда 14.00 сәгатьтә булачак. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Балалар спорты»проектының төбәктәге координаторы О.И. Павлова, Арча муниципаль районы башлыгы, Арча районы җыены рәисе И.Г. Нуриев катнашачак.