Укытучыларны бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узды. Педагоглар «Гольф буенча заманча технологияле спорт күнегүләре» курсын тәмамлау турында дипломнар алды. Курсларны «Гольф мәктәпкә!» проектында катнашучы Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Иннополис, Саба һәм Югары Ослан районнары мәктәпләренең 20 педагогы үтте. Курслар Казанның ФДБМУ «Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе» өстәмә белем бирү базасында 19нчы марттан 18нче майга кадәр узды.