Рәфис Борһанов Россия укучылары хәрәкәте активистлары белән очрашты

2018 елның 18 мае, җомга

«Инициатива» Республика укучылары хәрәкәте фестивале, гадәттәгечә май аенда, пионер көне алдыннан үткәрелә.
Фестиваль балалар социаль инициативалары һәм проектларын гамәлләштерергә  ярдәм итү, балалар оешмалары эшчәнлеген активлаштыру,  тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла.
Бүген ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашында түгәрәк өстәл уздырылды. Катнашучылар Россия укучылар хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең берләшкән Республика Советы һәм Татарстан Республикасында барлык балалар хәрәкәтен берләштерү идеясе турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International