«Без бергә» республика балалар сәнгать халык иҗаты фестивале - сәләтле балаларны ачыклауның бер төре.
Бүген Казанда «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.
Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе концертлар залының сәхнәсендә дипломантлар һәм лауреатлар үз сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук, фестиваль номинацияләре буенча гран-при ияләрен бүләкләү тантанасы булды.