“Алмаш гаиләләрнең бөтенроссия ассамблеясе” Татарстан Республикасында инде берничә ел дәвамында үткәрелеп килә.
Әлеге конкурс җәмгыятьтә әти-әни назыннан мәхрүм калган һәм ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләнең дәрәҗәсен арттыру, гаиләдә бер-береңә уңай мөнәсәбәт, тату һәм дус яшәү кебек кыйммәтләрне булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан үткәрелә.
Жюри составына ТР Дәүләт Советы, министрлыклар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керә.
Жюри әгъзаларының нәтиҗәсе буенча, бәйгедә җиңүче дип табылган гаилә Бөтенроссия бәйгесендә Мәскәүдә Татарстан данын яклаячак.