Әлмәттә «Экомәктәпләр/Яшел флаг» халыкара программасы кысаларында VIII Бөтенроссия экологик тәрбия идеяләре фестивале

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Экофестиваль «Экомәктәпләр/Яшел флаг» халыкара  программасын тормышка ашыру  кысаларында узды. Әлеге чараның төп максаты – балаларга  экологик тәрбия бирү юнәлешендә тупланган тәҗрибә белән уртаклашу, экологик культураны үстерү һәм аны халык арасында киңрәк җәелдерү.

Фестивальдә «Экомәктәпләр/Яшел флаг» халыкара  программасының Россия буенча координаторы О. Мадисон, Санкт-Петербургның Красносельский районы методисты С. Марчук, Санкт-Петербург, Киров, Иркутск, Казан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләренең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларыннан вәкилләр катнашты.

Фестиваль кунаклары Әлмәтнең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларында, шулай ук «Татнефть-мәктәп» гомуми белем бирү оешмасында да булып, аларның эш тәҗрибәләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International