2018 елның көзеннән башлап, «КАМАЗ», «Татнефть» һәм Ford Sollers эшкә алганда WorldSkills стандартлары буенча демонстратив имтихан нәтиҗәләрен исәпкә ала башлаячак. Россиянең эре корпорацияләре белән беррәттән, Татарстан предприятиеләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына WorldSkills буенча яшь кадрларны бәяләү системасын әйләнешкә кертергә вәгъдә итте. 1 июльгә кадәр үз теләкләре белән 1 мең 254 студент һәм ТРның белем бирү учреждениеләре укучылары демоэкзамен тапшырачак.