Арчада студентларның ГТО нормаларына нигезләнгән күпкырлы көрәш буенча финал ярышлары төгәлләнде

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Арчада «Хезмәткә һәм Ватанны сакларга әзер» дип исемләнгән Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында ГТО нормаларына нигезләнгән күпкырлы көрәш буенча финал ярышлары узды. Ярышларда 58 һөнәри белем бирү оешмаларыннан килгән 350 студент катнашты.

Ярышларның ачылу тантаналарында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, РФ федераль җыен дәүләт думасы депутаты, «Балалар спорты»проектының төбәктәге координаторы О.И. Павлова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима, Арча муниципаль районы башлыгы, Арча районы җыены рәисе И.Г. Нуриев, Татарстан Республикасының «Буревестник» яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Э.Р. Харисов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International