Дәүләт йомгаклау аттестациясе (алга таба - ДЙА- 9) төп гомуми белем бирүнең төп белем бирү программаларын үзләштерүне төгәлли һәм аны бирү мәҗбүри. ДЙА- 9 дүрт мәҗбүри имтиханны үз эченә ала: рус теле, математика һәм укучы үз теләге буенча сайлап алган 2 фән буенча. Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучы 4 имтиханны да уңай билгеләргә бирергә тиеш.
ДЙА- 9 буенча имтиханнарны тапшыру вакытын РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы билгели.
Төп чорда дәүләт йомгаклау аттестациясен төп дәүләт имтиханы (ТДИ) рәвешендә бирү өчен 9нчы сыйныфта укучы 36710 кеше шәхси гаризалары буенча имтиханга кертелде.
ТДИ республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 137 имтихан бирү пунктында үткәреләчәк.
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.
Чит телләр буенча ТДИнда катнашу өчен 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 3667 укучы гариза бирде.
25нче майда 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 2470 укучы чит телләр буенча ТДИ (шул исәптән, инглиз теле буенча – 2419, немец теле буенча – 28, француз теле буенча – 28 кеше) бирә.
26нчы майда 1142 кеше инглиз теленнән һәм 55 кеше немец теленнән имтихан бирәчәк.
Чит телләр буенча имтихан укучының үз теләге буенча сайлап алынган фәннәр исәбенә керә.
Имтихан 2 сәгать язма рәвештә һәм 15 минут телдән (сөйләшү) була.