Казандагы 12 югары уку йортының координация советы “Ышаныч” дип исемләнгән балаларга һәм яшьләргә комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең теләге белән психологлар оешмаларының үзара хезмәттәшлеген үстерү максатыннан, киңәшләшү һәм эксперт оешмасы буларак оештырылды.
Координация советын оештыруның максаты – психологик берләшмәләр системасын булдыру, ТРның югары уку йортларында яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттыру.
Психологлар берләшмәсе алдында сәламләү сүзе белән Балалар һәм яшьләр эше буенча комитет рәисе А. Фәизов чыгыш ясады. Очрашу кысаларында психологлар эшчәнлегенең юнәлешләре, яшьләрнең мөһим проблемалары, беренче курс студентларының ияләнү чорының төп мәсьәләләре каралды. Шулай ук “Ышаныч” дип исемләнгән балаларга һәм яшьләргә комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең экстремизмны булдырмау юнәлешендәге эш тәҗрибәсе күрсәтелде.
Координация советы рәисе итеп “Ышаныч” дип исемләнгән балаларга һәм яшьләргә комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең җитәкчесе И. Мәсәгутов, аның сәркатибе итеп В. Тимирясов исемендәге КИУның психологик хезмәт күрсәтү буенча җитәкчесе И. Киреев сайланды.