Төп дәүләт имтиханы Татарстанда чит телләр буенча имтиханнар белән башланып китте

2018 елның 25 мае, җомга

Бүген Татарстанда чит телләр буенча имтихан белән төп дәүләт имтиханының (ТДИ) төп чоры башланды. Ул 29нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханнарда 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 2,5 меңнән артык укучы катнашты.

Төрле фәннәр буенча төп дәүләт имтиханын тапшыруга республиканың 37 меңгә якын 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучысы кертелде. Шул исәптән, 25нче һәм 26нчы майда чит телләр буенча 4 меңгә якын укучы имтихан бирәчәк.

“Бүген төп дәүләт имтиханының төп чоры башланды. Моңа кадәр алдагы еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, аерым бер укучылар өчен имтиханны  вакытыннан алда тапшыру оештырылган иде, - диде Казандагы 39нчы мәктәптә журналистлар белән әңгәмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.

Аның сүзләре буенча, күпчелек укучылар инглиз теленнән имтихан сайлаган, немец теленнән – 80гә якын укучы, француз теленнән 23 укучы сайлаган. Министр урынбасары чит телләр буенча имтихан сайлаучы укучылар саны елдан-ел арта баруын да ассызыклады.

“Бүген 44 имтихан үткәрү пункты ачылды. Иртәгә 25 пункт эшләячәк. Йомгаклау имтиханнарына укучылар, ата-аналар да, имтихан үткәрү пунктлары да алдан ук әзерләнде. Без быел биш мәртәбә сынап карау имтиханы уздырдык, гәрчә аларның күпчелеге 11нче сыйныфны тәмамлаучыларга кагыла. Барлык мәсьәләләрне алдан хәл иттек. 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен 1655 аудитория әзерләнде, алар барысы да оффлайн режимында эшли. Имтихан үткәрү пунктлары җитәкчеләре махсус өйрәтелде, әле бүгенге көндә дә өйрәнәләр. Имтиханда катнашачак укучылар психологик яктан әзерлек үттеләр. Бу эшне оештыру белән мәктәп администрациясе, укытучылар һәм шәһәрләрдәге, районнардагы психология-педагогика хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре шөгыльләнде. Имтиханнарга укучылар әзер, чөнки алар ел дәвамында даими рәвештә аттестацияләр үттеләр, - диде И. Һадиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International