9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен төп дәүләт имтиханы (ТДИ) 25нче майда башланды. 2018 елда имтихан тапшыруның төп чоры 29нчы июньгә кадәр дәвам итә.
2018 елда ТДИн 1325 мең укучы бирәчәк. Бу сан узган елдагыга караганда 74 меңгә артыграк. Шул исәптән 16,6 мең сәламәтлеге чикләнгән укучы имтихан бирәчәк.
ТДИын тапшыру өчен 7,8 мең имтихан үткәрү пункты оештырылды, аларда 345 мең оештыручы һәм җитәкче эшләячәк. Имтихан барышын 28,6 мең җәмәгать күзәтүчесе тикшереп торачак.
Аттестат алу өчен 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыга 4 фәннән (ике мәҗбүри (рус теле һәм математика) һәм ике укучы үз теләге буенча сайлап алган фән) уңай билгегә имтихан тапшыру мөһим шарт.