БДИ үткәрүнең төп чорында 731 меңнән артык катнашучы имтихан тотачак

2018 елның 27 мае, якшәмбе

2018 елда БДИ үткәрүнең төп чоры 28нче майдан 2нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханнарда катнашу өчен 731 меңнән артык кеше теркәлгән. Шуларның 645 меңе – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары. БДИнда катнашучыларның саны быел узган ел белән чагыштырганда 30 меңгә артыграк.

БДИ Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә һәм шулый ук 51 чит илдә үтәчәк.

БДИ барышында имтихан үткәрү пунктларында 325 мең оештыручы һәм җитәкче, 24 мең дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзалары, 19 меңгә якын техника белгечләре, 7,6 мең медицина хезмәткәрләре катнашачак.

БДИын тапшыру өчен 5576 имтихан үткәрү пункты, шул исәптән, 733 пункт еракта урнашкан һәм барып җитү кыен булган җирлекләрдә һәм 66 пункт чит илләрдә оештырылды.

Агымдагы елда БДИн сәламәтлеге чикләнгән 6,5 катнашучы тапшырачак. Аларга имтихан бирү өчен махсус шартлар тудырыла, шул исәптән, 14 имтихан үткәрү пункты дәвалау учреждениеләрендә, 300дән артык пункт өйләренә барып оештырыла.

 

2018 елда барлык имтихан үткәрү пунктлары да имтиханда катнашучылар өчен имтихан материалларын  шифрлаштырылган электрон носительләрдән аудиторияләрдә кәгазьгә бастыру технологиясенә күчте. Имтихан үткәрү пунктларында контроль материаллар (КИМ) гына түгел, ә имтихан бирүче өчен кирәк булган материалларның тулы комплекты, шул исәптән бланклар да кәгазьгә бастырыла. Бу чара БДИның мәгълүмати куркынычсызлыгын  тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук оештыручыларга да уңайлык тудыра, имтихан материалларын пунктларга алып килеп җиткерү өчен чыгымнар да соралмый.

Бер катнашучыга тулы комплектны кәгазьгә бастыру өчен 20 – 30 секунд вакыт сарыф ителә. 15 кешелек аудиториядә моның өчен 10 – 12 минут вакыт кирәк булачак. 2018 елда БДИн вакытыннан алда бирү чорында бу технология уңышлы кулланылды.

БДИ вакытында барлык аудиторияләрдә дә видеокүзәтү алып барылачак. Онлайн режимында видеокүзәтү узган елгы дәрәҗәдә - 93% аудиториядә булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International