БДИ үткәрүнең төп чорының беренче имтиханы география һәм информатика фәннәреннән үткәрелә

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Информатика фәненнән имтихан бирүдә катнашырга теләк белдереп, 81 меңнән артык кеше, шул исәптән 80 меңе агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән. Имтихан бирүчеләр өчен  1869 имтихан үткәрү пункты оештырылды.

 

Имтихан эше 27 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. Аны үтәү өчен 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Информатика фәненнән БДИда иң түбәне  40 балл санала.

 

География фәненнән имтихан бирүдә катнашырга теләк белдереп, 24 меңгә якын кеше, шул исәптән 23 меңгә якыны  агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән.  БДИ 1552 имтихан үткәрү пунктында оештырылды.

Географиядән имтихан эше 34 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. Аны үтәү өчен 3 сәгать  (180 минут) вакыт бирелә. География фәненнән БДИда иң түбәне  37 балл санала.

Төбәкләрдә имтихан барышын җәмгыять күзәтүчеләре һәм Рособрнадзор хезмәткәрләре контрольдә тотачак. Барлык имтихан бирү пунктларында да видеокүзәтү алып барылачак.

Имтихан нәтиҗәләрен катнашучылар 15 июньнән дә соңга калмый белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International