Күрсәтмә имтихан урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренең WorldSkills һәм федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килүен билгеләү максатыннан үткәрелде. Күрсәтмә имтиханда Татарстан Республикасының 8 һөнәри белем бирү оешмасыннан 111 чыгарылыш курс студенты катнашты.
Имтиханда катнашучылар 5 һөнәри модуль буенча биремнәр үтәде. Имтихан тотучыларның эшенең барышын бәйсез экспертлар күзәтеп торды. Һәрбер эш мәйданыннан YouTub каналында турыдан-туры онлайн-тапшыру алып барылды.