«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында талантлы балалар өчен профильле смена уза

2018 елның 29 мае, сишәмбе

26нчы майдан 12нче июньгә кадәр укучыларны чит телләр, тарих һәм җәмгыять белеме буенча олимпиадаларга әзерләү максатыннан «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында  талантлы балалар өчен республика профильле сменалары үткәрелә.

Сменада Татарстан Республикасы районнарыннан 165 укучы катнаша.

Профильле сменалар программасында укучыларның интеллектуаль, иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен барлык шартлар бар. Программа фәннәрнең  үзенчәлекләрен истә тотып, балаларны социаль-гуманитар белем нигезләрен алуга кызыксындырып, мәдәни кыйммәтләрне һәм олимпиада хәрәкәтенең үзенчәлекләрен аңлап, чит телләрне, тарих һәм җәмгыять белемен эзлекле рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән. Смена кысаларында шәхси, предметка юнәлтелгән һәм иҗади компетенцияләрне формалаштыруга нигезләнгән  тренинглар, мастер-класслар, лекцияләр үткәрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International