Математика буенча база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханын үткәрү турында мәгълүмат

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

30нчы майда математика буенча база дәрәҗәсендә бердәм дәүләт имтиханы 73 имтихан кабул итү пунктында (шуларның 4се өйдә) үткәрелә.

Математика буенча база дәрәҗәсендә БДИнда 11 650 кеше (бу БДИ бирүчеләрнең гомуми санының 69,8%ы) катнаша. 3 сәгать дәвамында укучылар 20 бирем чишергә тиеш. Сорауларга җавапларны бер сан рәвешендә бирергә кирәк. Кайбер биремнәргә җаваплар берничә саннан торырга тиеш булачак.

Барлык имтихан кабул итү пунктында контроль үлчәү материалларын принтер ярдәмендә кәгазьгә бастыру һәм җавапларны электрон рәвешкә күчерү технологиясе кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International