Математика буенча база дәрәҗәсендә БДИ Россиянең барлык төбәкләрендә уңышлы тәмамланды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Математика буенча база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы 30нчы май көнне җитди бозуларсыз узды. Россиянең кайбер төбәкләрендә давыл нәтиҗәсендә электр энергиясе белән кыенлыклар туды, әмма алар барысы да тиз арада хәл ителде.

Имтиханда катнашу өчен 585 мең кеше гариза язган иде, шул исәптән, 563 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Аны үткәрү өчен Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә 5172 имтихан кабул итү пункты оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International