Спорт ярышлары Татарстан Республикасы балалар йортлары һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр арасында узды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Ярышларда 10 команда катнашты. Спорт уеннары кысаларында балалар күңелле стартлар, мини-футбол, «Чирлидинг» бәйгеләрендә көч сынашты.
«Җәйге спорт уеннары» җиңүчеләре:
1нче урын - «Әлмәт балалар йорты» ДБУ командасы;
2нче урын - «Лаеш балалар йорты» ДБУ командасы;
3нче урын - «Түбән Кама балалар йорты» ДБУ командасы.