ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов халыкара балаларны яклау көне белән котлады

2018 елның 1 июне, җомга

Бүген без иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен – Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Балалар – безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Яшь буын өчен бу мавыктыргыч һәм күңелле бәйрәм. Өлкәннәр өчен бу бәйрәм  үсеп килүче буынның сәламәтлеге  һәм иминлеге безнең зирәклегебезгә һәм җаваплы карашыбызга бәйле булуын искәртә. Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасын тагын да камилләштерү, балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларның җәйге ялын оештыру, сәләтле балаларга булышлык күрсәтү, физик культура һәм спортны үстерү буенча зур эш алып барыла.

Безгә, олыларга, һәрвакыт  һәр бала өчен ныклы, тату гаиләдә үсүнең иң мөһиме булуын истә тотарга кирәк. Бер генә социаль институт та ата-ана мәхәббәтен, кайгыртуын һәм җылыгын алмаштыра алмый. Нәкъ менә гаиләдә балаларның характеры, физик һәм әхлакый сәламәтлелеге формалаша. Яшь татарстанлыларга күңел күтәренкелеге, кайгы-хәсрәтсез, бәхетле балачак телим. Һәр өйдә балалар көлүе яңгырасын.

Татарстан Республикасы Премьер-министр

урынбасары –министр                                                                                                        Р.Т.Борһанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International