2018 елның 24нче маенда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры С. В. Чупшева белән бергә Петербургта узган халыкара икътисадый форумында стратегик инициативалар сайтының эшен башлап җибәрделәр (http://i.tatarstan2030.ru/).
Сайтта һәр теләгән кеше Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын калдыра ала. Шул ук вакытта теләсә нинди инициативаны бәяләргә мөмкин. Иң яхшы инициатива Стратегия-2030 проектына керәчәк.
Моннан тыш, сайтта Стратегия-2030 проектының агымдагы редакциясе, аның төп юнәлешләре, әйдәп баручы проектлары, шулай ук мәгълүмат лентасында - Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән танышырга мөмкин.