2 нче июньдә Бөгелмәдә алмаш гаиләләрнең “Гаилә учагы – илһам чыганагы” дип исемләнгән III республика иҗади эшләр бәйге-ярминкәсе була

2018 елның 1 июне, җомга

Чара “Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштырырга булышлык күрсәтү, алмаш гаиләләрне әзерләү һәм аларга ярдәм итү үзәге”ндә оештырылачак. Ярминкә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим  балаларны гаиләгә урнаштыруны пропагандалау, ата-ана белән бала мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм балаларны тәрбиягә алган үрнәк гаиләләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан оештырыла. 

Иҗади бәйгедә Татарстан Республикасының 9 (Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Алабуга, Лениногорск, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Яр Чаллы) муниципаль районыннан 19 гаилә катнашачак.

Иҗади эшләр өч номинация буенча бәяләнәчәк: «Иң яхшы бизәлгән ярминкә урыны», «Иң яхшы ярминкә костюмы», «Иң яхшы иҗади эш».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International