«Уңайлы өстәмә белем бирү» өстенлекле проект кысаларында 2016 елның 23нче декабрендә Әгерҗе районында «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йорты бинасы төзелә башлады. Әлеге проектның максаты булып балаларга өстәмә белем бирү мөмкинлекләрен үстерү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм мәктәп укучыларының үсешен тәэмин итү тора.
Бүген балалар иҗат йортының ачылу тантанасы булды. Бәйрәмдә мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты.
Яңа иҗат йорты өчен 12, 6 млн. сумга җиһазлар һәм мебель сатып алынды. Учреждениедә 88 педагог эшли, шулай ук штатта 20 хезмәткәр бар. Балалар иҗат йортында сәнгать, социаль-педагогия, физкультура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, техник юнәлешләр буенча өстәмә белем бирү программасы нигезендә өйрәтәчәкләр. Әлеге белем бирү учреждениесендә 2328 бала өстәмә белем алыр дип планлаштырыла.