Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашты. Төп доклад белән мәктәп-интернат директоры Лилия Әмирова чыгыш ясады. Илсур Һадиуллин педагогик коллективны уку елы тәмамлану белән котлады, беренче һәм югары категориягә аттестация узу процедурасындагы үзгәрешләр турында сөйләде, шулай ук мәктәп-интернат хезмәткәрләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Киңәшмә азагында 16 педагог ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүләкләрен алды.