Татарстанның балалар редакциясе Россиядә иң яхшысы дип танылды

2018 елның 2 июне, шимбә

10 меңнән артык каләм чарлаучы яшь журналистлар октябрьдән майга кадәр  “Балалар редакциясе медиамәктәбе” проектында түбәндәге номинацияләр буенча  сынау уздылар: «Басма массакүләм мәгълүмат чаралары», «Мәктәп ТВ», «Социаль челтәрләр», «Фотографлар»,  «Телерадио алып баручылары».

 

 

31 майда Мәскәүдә “Балалар редакциясе медиамәктәбе” проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

“Социаль челтәрләр” номинациясендә Татарстанның Балалар зур редакциясе җиңде.

Лауреатларга “Океан” бөтенроссия балалар үзәгендә “Вакыйгалар үзәгендә” Бөтенроссия фестиваленә юллама, сын, дипломнар тапшырылды.

Чаллының 29нчы гимназиясе укучылары “Мәктәп ТВ” категориясендә иң яхшысы дип танылды. Аларга өченче дәрәҗә сертификат тапшырылды.

Бүләкләү чарасында медиа өлкәсендә хезмәт куючылар, җитәкчеләр, проект кураторлары катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International