Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 4нче июньдә тарих һәм химия фәннәре буенча имтиханнар белән дәвам итә. Тарих буенча имтиханда катнашу өчен 133 мең кеше гариза бирде. Шуларның 131 меңгә якыны быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Бу фәнне БДИның төп чорында катнашучыларның 20%ы сайлаган. Имтихан 2861 имтихан бирү пунктында узачак. Тарих буенча имтихан эше 25 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. Аны эшләүгә 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Имтиханга үзең белән өстәмә материаллар алып килү тыела.Тарих буенча БДИнда иң түбәне 32 балл санала. Югары уку йортлары абитуриентларны шуннан да түбән балл белән кабул итә алмый.
Химия буенча имтиханда катнашу өчен 94 меңнән артык кеше гариза бирде. Шуларның 92 меңнән артыгы быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Бу фәнне БДИның төп чорында катнашучыларның 14%ы сайлаган. Имтихан 2651 имтихан бирү пунктында узачак. Химия буенча имтихан эше 35 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. Аны эшләүгә 3,5 сәгать (210 минут) вакыт бирелә. Имтиханда программалаштырылмаган калькулятор кулланырга рөхсәт ителә. Химия буенча БДИнда иң түбәне 36 балл санала.