“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын алу өчен сайлау бәйгесенең читтән торып үткәрелгән этабы төгәлләнде

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Сайлап алу бәйгесендә турыдан-туры  катнашу өчен 50 катнашучы билгеле булды. Икенче этапның нәтиҗәләре буенча балаларга югары дәрәҗәдә сыйфатлы билингваль белем бирүче 30 балалар бакчасы сайлап алыначак һәм алар 500 мең сумлык грантка ия булачаклар. Грантның максаты – Татарстан Республикасында дәүләт телләрен  популярлаштыру,  балаларга билингваль белем бирүче  балалар бакчаларының алдынгы тәҗрибәсен киңрәк җәелдерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International