Рәфис Борһанов “Яшь техник” профиль сменасының ачылу тантанасында катнашты

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Профиль сменасы «Костер» республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә уза. Ачылу тантанасы башланганчы Рәфис Борһанов лагерьның торак корпусларын карады, әйдаманнар һәм балалар белән аралашты. Лагерь территориясе белән танышу барышында министр балаларның җәйге ялын оештыруда хәвеф-хәтәрсезлек, имиинлек һәм сыйфатлы ризык белән тәэмин итүнең  иң мөһим мәсьәләләр булуын ассызыклады.

“Яшь техник” профиль сменасында 250 кеше катнаша. Алар арасында техник юнәлештәге республикакүләм бәйгеләрнең 9 яшьтән 17 яшькә кадәр булган җиңүчеләре, призерлары, катнашучылары бар.

18 көн дәвамында алар  авиа-, авто-, ракето-, судомодельләштерү, медиаиҗат, робот техникасы, JuniorSkills юнәлешләре буенча техник мастер-классларда катнашачаклар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 105 041 баланың җәйге ялын җайга салачак. Бу уңайдан Татарстан Республикасы бюджетыннан  90 882 мең сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International