Гомуми белем бирү программасы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ДЙА-9) төп дәүләт имтиханы (ТДИ) рәвешендә төп чорда бирүчеләр өчен мәгълүмат

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Бүген Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 36710 укучы математика фәненнән мәҗбүри ТДИ бирә. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә.

Моннан алда 9нчы сыйныф укучылары рус теленнән һәм үзләре сайлап алган (инглиз, немец, француз телләре, туган тел (татар, чуваш, мари, удмурт телләре), татар телендә әдәбият, җәмгыять белеме, биология, информатика, рус әдәбияты, физика фәннәре буенча ТДИ биргәннәр иде инде.

7нче июньдә шулай ук укучылар үзләре сайлап алган (физика, химия, тарих, география) фәннәрдән, 9нчы июньдә җәмгыять белеменнән ТДИ бирәчәкләр.

Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең эшләренең нәтиҗәсен имтихан биргәннән соң 10 көн узгач, үзләренең мәктәбендә белә яисә белем порталында portal.rcmko.ru/ таба ала.

Аттестат алу өчен 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыга 4 фәннән (ике мәҗбүри (рус теле һәм математика) һәм ике укучы үз теләге буенча сайлап алган фән) уңай билгегә имтихан тапшыру мөһим шарт.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорында укучы имтиханнарда бер яисә ике “икеле” билгесе ала икән, ул аларны өстәмә көннәрдә 2018 елның 20нче июненнән 29нчы июньгә кадәр кабат бирә ала. Әгәр “икеле”ләр күбрәк икән, чыгарылыш сыйныф укучысы ДЙА-9 имтиханнарын 2018 елның сентябрь аенда булачак өстәмә вакытта бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International