Вера Герасимова Бөтенроссия фәнни-гамәли киңәшмәсендә “Белем бирү даирәсендә кешенең үз-үзен тотышында бәйлелекне булдырмау системасының алымнарын һәм шартларын камилләштерү” темасына чыгыш ясады.
Фәнни-гамәли киңәшмәнең максаты - белем бирү даирәсендә кешенең үз-үзен тотышында бәйлелекне булдырмау системасының алымнарын һәм шартларын камилләштерү.
Чара Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән килгән 200 катнашучыны уртак максатка берләштерде. Алар арасында белем бирү, сәламәтлекне саклау өлкәсенең галимнәре һәм гамәли хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, шушы юнәлештәге җәмгыять оешмаларының актив шөгыльләнүчеләре, студентларның волонтерлар оешмасы бар иде.