Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрү турында мәгълүмат

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Мәҗбүри дәүләт имтиханының икенчесе – рус теленнән имтихан 2018 елның 6нчы июнендә  үткәрелә. Татарстанда бу фән буенча бердәм дәүләт имтиханында 15 917 кеше, дәүләт чыгарылыш имтиханында 290 кеше катнаша. БДИ үткәрү өчен - 84 имтихан бирү пункты, 6 пункт - имтихан бирүченең өендә, 35 пункт дәүләт чыгарылыш имтиханы бирү өчен эшләячәк. Рус теленнән БДИ 210 минут (3,5 сәгать) дәвам итәчәк. Чыгарылыш сыйныф укучысына аттестат алу өчен - 24 балл, ә югары уку йортына керү өчен 36 балл җыярга кирәк.

Быел имтихан эшенең база дәрәҗәсендәге биремнәргә заманча рус әдәби теленең лексик нормалары буенча белемне тикшерү биреме дә кертелде. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь беренчел балл 57дән 58гә күтәрелде.

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре 20нче июньнән дә соңга калмый билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International