8нче июньдә Мәскәүдә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы була. Чарада «Без – Россия гражданнары!» бөтенроссия акциясенең җиңүчеләре катнашачак. Тантанага Татарстаннан Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое Марат Радикович Ахметшин исемендәге 113нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Анастасия Шутова чакырылган.