Татарстанда 16 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән мәҗбүри БДИ тапшыра

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Бүген Россия буенча мәҗбүри дәүләт имтиханының икенчесе – рус теленнән имтихан үтә. Татарстанда бу фән буенча БДИ үтү өчен 15 мең 917 кеше гариза бирде.

Республикада 84 имтихан үткәрү пункты, шул исәптән 4 пункт имтихан бирүченең өендә эшли. Рус теленнән БДИ 3,5 сәгать дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучысына аттестат алу өчен - 24 балл, ә югары уку йортына керү өчен 36 балл җыярга кирәк.

Быел имтихан эшенең база дәрәҗәсендәге биремнәргә заманча рус әдәби теленең лексик нормалары буенча белемне тикшерү биреме дә кертелде. Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре 20нче июньнән дә соңга калмый билгеле булачак.

Бүген имтихан бирү пунктларының берсе Казандагы 116нчы лицей базасында ачылды. Монда рус теленнән имтихан бирергә 264 чыгарылыш сыйныф укучысы килде. Имтихан бирү пунктында ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов та булды. Ул укучыларга имтихан эшендә уңышлар теләде.

Узган елны рус теленнән БДИ буенча уртача балл Татарстанда – 72,53, ә Россиядә 69,06 иде. Республикада 51 укучы бу имтиханны 100 баллга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International