Лариса Сулима ККИ каршында иҗтимагый совет төзү буенча проктның презентациясендә катнашты

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Иҗтимагый совет эше тормышта кыен хәлдә калган балаларның уңышлы үсешен булдыруга юнәлтелгән. Совет төзү фикерен Казан кооперация институты җитәкчелеге  тәкъдим итте. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима Казан кооперация институтының  иҗтимагый советын төзү башка белем бирү учреждениеләре өчен дә үрнәк булырга тиешлеген ассызыклады.

Очрашуда катнашкан барлык балаларга акцияне оештыручылар һәм аның партнерлары әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Ә иң кыйммәт бүләк – Казан кооперация институтында бушлай белем алу өчен сертификатлар тапшыру булды. Шундый мөмкинлеккә җиде чыгарылыш сыйныф укучысы: өч сертификатка  Питрәч районының «Шатлык» приюты һәм дүрт сертификатка Казандагы «Гаврош» приюты балалары ия булды..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International