Ассоциация эшендә тулы вәкаләтле вәкилнең урынбасары Игорь Паньшин, Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Идел буе закон чыгаручыларының ассоциациясе әгъзалары – округ төбәкләренең закон чыгаручы органнары җитәкчеләре катнашты.
Кадет мәктәпләрендә белем бирү өлкәсендә хокукый нормативларны көйләүне камилләштерү мәсьәләсе турында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Игорь Паньшин чыгыш ясады.
Ассоциация утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Игорь Паньшин кадет мәктәпләрендә белем бирүдә гомуми белем нигезләре бирү белән хәрби-патриотик тәрбияне бергә алып баруның гомуми белем бирүдәге алдынгы юнәлеш булуын ассызыклады. Бу юнәлештәге эшне оештыруда Игорь Паньшин Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тарафыннан шәхсән төзелгән һәм аның карамагындагы «КаДетство» проектын әйдәп баручы проект дип атады.