“Регионнар өчен киләчәк кадрлары” пилот проектын алдагы елларда тормышка ашыру планлаштырыла. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә әйтте.
“Регионнар өчен киләчәк кадрлары” проектын пилот рөвешендә сынап карау 19нчы апрельдә башланды. Анда Татарстан, Тула, Ульяновск, Мәскәү, Төмән, Новгород өлкәләре, Пермь крае катнаша.
Проектның максаты - 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге сәләтле яшүсмерләр һәм аларның остазларыннан торган региональ лидерлар командасын булдыру.
“Бу бер елда гына тормышка ашырыла торган проект түгел. Аның оештыручысы – Стратегик инициативалар агентствосы - проектның алдагы елларда дәвамлы рәвештә тормышка ашырылачагы турында әйт. Әгәр тормышка ашыру барышында проектка үзгәрешләр кертергә кирәк икән, ул һичшиксез кертеләчәк, - диде Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.
“Регионнар өчен киләчәк кадрлары” проекты турында беренче мәртәбә агымдагы елның март аенда Стратегик инициативалар агентствосының күзәтү советы утырышында әйтелде.
Яшүсмерләргә остазлары җитәкчелегендә икътисад һәм сәнәгать оешмаларының төрле тармакларында социаль һәм һөнәри сынаулар узарга мөмкинлек тудырылачак. Укучыларның җитештерү тармакларында стажировка үтүе мөһим шарт булачак.
Яшүсмерләр Республика проект мәктәбендә өч көнлек укулар үтә, «Артек»ка юллама ала, остазлары белән берлектә социаль мөһим проектны эшләп, 2019 елда “Наставник” Бөтенроссия форумында яклап, аннан сынап карый ала.
Катнашучылар һәм тьюторларны сайлап алу “Сәләтле балалар” порталында 15нче июньгә кадәр бара. Татарстанда проектта катнашу өчен 606 укучы гариза биргән инде.