«Газпромбанкның эшче һөнәрләр стипендиатлары» дип исемләнгән IX Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең бүләкләү тантанасы В.П. Лушников исемендәге Казан нефтехимия көллияте базасында үтте. Стипендиат булу хокукын яулау өчен 2нче һәм 3нче курсларда белем алучы 226 студент көч сынашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 40 студент сайлап алынды. Агымдагы елда мондый акция илебезнең 44 һөнәри көллиятендә үткәрелә. Сигез ел эчендә мондый ярышларда башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче учреждениеләрнең 15000гә якын студенты катнашты.
Бәйгенең төп максаты – урта һөнәри белем бирүче уку йортларына булышлык итү, югары квалификацияле кадрларның яңа буынын әзерләүдә ярдәм күрсәтү, эшче һөнәри белгечлекләрнең дәрәҗәсен күтәрү.
Бүләкләү тантанасында «Газпромбанк»ның Казан шәһәрендәге филиалы җитәкчесе-вице-президент Марат Мухаметшин катнашты.