Ата-аналар өчен интернет-җыелышта балаларның җәйге ялы турында фикер алыштылар

2018 елның 8 июне, җомга

Республикакүләм интернет-җыелышны ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов алып барды.

Агымдагы елда лагерьларда 220 меңгә якын яшь татарстанлы ял итәчәк. Ата-аналар җыелышы кысаларында ТР Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, лагерьларның җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Алар үз чыгышларында ата-аналарга һәм педагогларга аеруча игътибарлы булырга кирәкле мөһим мәсьәләләрне исләренә төшерделәр. Рәфис Борһанов та үз чиратында балаларның иминлеген саклауның  иң мөһим мәсьәлә булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International