Бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар 9нчы һәм 13нче июньдә чит телләр буенча имтиханның телдән булган өлешен бирәләр

2018 елның 9 июне, шимбә

Чит телләр буенча БДИ инглиз, француз, немец һәм испан телләреннән үткәрелә. Чит телләр буенча БДИна “Сөйләм” өлеше 2015 елдан кертелде.  Имтиханның телдән булган өлешен бирү-бирмәү мәсьәләсен укучы үзе ирекле рәвештә хәл итә. Имтиханның язма өлешен эшләгән өчен укучы 80 баллга кадәр алырга мөмкин, ә телдән булган өлешендә иң югарысы 20 балл белән бәяләнә. Чит телләрдән имтиханның телдән булган өлешен бирергә теләк белдереп 88,5 меңнән артык кеше гариза биргән. Шул исәптән 85 меңнән артык кеше инглиз теленнән имтиханга язылган. Немец телен – 1898, француз телен – 1048, испан телен 184 катнашучы бирәчәк. Имтиханның телдән булган өлешен бирү автомат рәвешендә көйләнгән, ул аудиогарнитура кулланып, компьютер артында утырып үткәрелә. Телдән имтихан үткәрү өчен шулай ук тиешле җиһазлар булдырылган лингафон кабинетларын да файдаланырга була. Телдән имтихан 15 минут дәвамында үткәрелә. Имтихан уза торган барлык кабинетларда да видеокүзәтү алып барылачак. Имтихан барышына төбәкләрдә иҗтимагый күзәтүчеләр, Рособрнадзор хезмәткәрләре контрольлек итәчәкләр. Чит телләрдән имтиханда иң түбәне булып 22 балл билгеләнгән.    Имтиханның ике өлешен аерым көннәрдә бирү каралган. Чит телләрдән язма рәвештә бирелә торган БДИның төп чоры 18нче июньдә үтәчәк. Чит телләрдән БДИ нәтиҗәләре 5нче июльдән дә соңга калмый билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International