“Мәрхәмәтле дулкын” балалар иҗаты фестиваленең сайлап алу туры Казанда узды. Анда бөтен Идел буе төбәкләреннән 100дән артык бала катнашты. Фестивальне Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе оештырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Мәрхәмәтле Казан” Хәйрия үсешенә булышлык итү фонды ярдәме белән оештырыла. Фестивальнең гала-концертында Лаештагы балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченко чыгыш ясады. Ул 12 – 16 яшьлек балалар арасында «Музыка» номинациясендә II дәрәҗәдәге лауреат булды.