Казанның Җиңү паркында “ЮНАРМИЯ – Җиңүләрдән Җиңүләргә” автомаршының катнашучылары Мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре салдылар. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, мәгариф һәм фән министрының урынбасары Л. Сулима, «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләрнең хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төп штабы әгъзасы Д. Побилат, Дәүләт Думасы депутаты О. Павлова катнашты. Чара кысаларында Җиңү Байрагының 20 метр зурлыктагы күчермәсе җәелде. Аннан соң Җиңүнең бу билгесе һәм «ЮНАРМИЯ» флагы Татарстан Республикасының «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләрнең хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе, генерал-майор А. Бородинга тапшырылды.
Автомаршта «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләрнең хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекләре җитәкчеләре катнаша.