11нче – 17нче июнь көннәрендә Иннополис Университеты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә робот техникасы буенча республикакүләм смена уздыра.
Смена кысаларында агымдагы елда узачак Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабына ТР командасын сайлап алу һәм аны ярышларга әзерләү оештырыла. Олимпиада Иннополиста 22 – 24нче июнь көннәрендә узачак.
Сменага Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабында җиңгән һәм призлы урыннарны яулаган 47 укучы чакырылды. Сменада 9 яшьтән 18 яшькә кадәр булган укучылар катнаша.