Бүген 52 (2 се имтихан бирүченең өендә) имтихан үткәрү пунктында җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә.
Җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханында 6 756 кеше (бу БДИ бирүчеләрнең 40,5%ы) катнаша.
Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә.
Барлык имтихан үткәрү пунктларында да контроль үлчәү материалларын имтихан үтә торган аудиторияләрдә кәгазьгә бастыру һәм катнашучыларның җаваплары булган бланкларны электрон рәвешкә әйләндерү технологиясе кулланыла.
Җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль үлчәү материалларында 28-29нчы биремнәрне бәяләү системасы яңадан эшләнелгән, 29нчы биремнең формулировкасы җентекләп бирелгән.
Җәмгыять белеме буенча югары уку йортына керү өчен мөмкин булган иң түбәне – 42 балл. Җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре 29нчы июньгә билгеле булырга тиеш.