Бөгелмәдә алмаш гаиләләрнең II республика туристлар форумы узачак

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Алмаш гаиләләрнең туристлар форумы 20 – 21нче июнь көннәрендә узачак. Форумны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштырырга булышлык күрсәтү, алмаш гаиләләрне әзерләү һәм аларга ярдәм итү үзәге” оештыра.

Форумның төп максаты – алмаш гаиләләрне пропагандалау, аларның алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу, экологик культураны үстерү, гаиләнең актив рәвештә ял итүен оештыру һәм сәламәт яшәү рәвеше  үрнәге буларак туризмны пропагандалау. Форум кысаларында гаиләләр психологлар, хокук белгечләре һәм балалар табибларыннан бушлай консультацияләр алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International