Биология фәненнән БДИнда катнашу өчен 140 меңнән артык кеше гариза бирде, шул исәптән 138 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Бу предметтан БДИ оештыру өчен 2864 имтихан үткәрү пункты эшләячәк. Биологиядән имтихан эше үз эченә 28 биремне алган ике өлештән тора. Аны эшләүгә 3,5 сәгать (210 минут) вакыт бирелә. Иң түбәне булып 36 балл куелган. Чит телләрдән имтихан бирү өчен 86 меңнән артык гариза теркәлгән, шул исәптән 83,5 меңгә якыны инглиз теле буенча бирергә тели. Чит телләр буенча БДИ оештыру өчен 2357 имтихан үткәрү пункты эшләячәк. Немец теленнән – 1758, француз теленнән – 948, испан теленнән 153 кеше имтихан бирәчәк.Чит телләрдән имтихан эше үз эченә 40 биремне алган дүрт өлештән тора. Аны эшләүгә 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Иң түбәне булып 22 балл куелган. Чит телләрдән имтиханның телдән булган өлешен катнашучылар 9нчы һәм 13нче июньдә биргәннәр иде. Имтихан барышына җәмәгать күзәтүчеләре һәм Рособрнадзор хезмәткәрләре күзәтчелек итәчәк. Барлык имтихан бирү пунктларында да видеокүзәтү алып барылачак һәм имтихан материалларының тулы комплекты катнашучылар өчен аудиторияләрдә кәгазьгә бастырылачак.
Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен биология буенча – 4нче июльдән дә соңга калмый, ә чит телләр буенча 5нче июльдән дә соңга калмый беләчәк.